news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның сәламәтлеген Әлмәттә бер сәгатьтә тикшерәләр

Һәр чәршәмбе Әлмәт үзәк район хастаханәсендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга медицина тикшерүе үткәрелә. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Алар өчен медицина учреждениесендә персональ медицина координаторы билгеләнгән. Ул – социаль эш буенча белгеч Марина Павловна Каликова, ул чиратсыз өстенлекле хезмәт күрсәтүне тәэмин итә, белгечләргә язылуда һәм башка тормыш хәлләрен хәл итүдә ярдәм итә, шул исәптән ул социаль яклау учреждениеләре һәм «Ватанны саклаучылар» фонды белән аралаша һәм хезмәттәшлек итә.

Терапевт белән беррәттән махсус хәрби операциядә катнашучылар невролог, хирург, отоларинголог, травматолог, стоматолог һәм психолог тарафыннан карала, анализлар алына һәм электрокардиограмма төшерелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча өстәмә тикшерүләр билгеләнергә мөмкин.

Шулай ук медикаментоз дәвалау, дөрес туклану, көндәлек физик йөкләнешләр буенча киңәшләр бирелә.

«Ватанны саклаучылар» фонды ярдәмендә мондый тикшерүләр даими булачак, дип хәбәр итә Әлмәт районы үзәк хастаханәсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100