news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның эш урыннары контракт вакытында сакланачак

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның контракт хезмәте чорында эш урыннары сакланачак. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Хөкүмәт утырышында шулай дип белдерде.

«Элегрәк кабул ителгән карарлардагы үзгәрешләргә төзәтмәләр кертү өчен бүген Хезмәт кодексына үзгәрешләрне караячакбыз. Закон нигезендә, махсус хәрби операциядә катнашучы һәркемнең эш урыны саклана, бу аларга контракт тәмамланганнан соң яңа эшкә урнашуга вакыт сарыф итмичә, кабат үзенең хезмәт вазифаларына керешергә мөмкинлек бирә», - диде Мишустин.

Ул билгеләп үткәнчә, элегрәк мондый чара ел дәвамында гына гамәлдә булган, хәзер исә хезмәт килешүе контракт хезмәтенең тулаем чорына туктатылып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot