news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына Тукай районында сертификат бирделәр

Тукай районында инде берничә ел «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе уза. Бу атнада Новотроицкое һәм Бәтке авыл җирлекләрендә мәктәп букчаларын тапшыру тантанасы булды. Һәрбер букча барлык кирәкле канцтоварлар белән тулысынча тутырылган. Бу хакта «Якты юл» сайтында хәбәр ителә.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендәге балаларга аерым игътибар бирелде – аларга мәктәп кирәк-яраклары сатып алуга махсус сертификатлар тапшырылды.

Бу мөһим эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт! Без бергәләп 1 сентябрьне балалар өчен чын бәйрәм итәрбез!» – диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot