news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыруда ярдәм чаралары булдырылды

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларын «Демография» илкүләм проекты кысаларында бушлай яңадан укыту һәм эшкә алуны субсидияләргә тәкъдим ителә. Шул хактагы карар проекты иҗтимагый фикер алышуга чыгарылган. Бу хакта «Российская газета» яза.

«Мобилизацияләнгән гражданнарның эш урыннары саклана. Әмма кайбер очракларда мондый ветераннарга белемнәрен яңартырга яки яңа һөнәр үзләштерергә туры килергә мөмкин», - дип искәртте РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков. Әлеге үзгәрешләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга яңадан укыту һәм эшкә алуны субсидияләү программаларында катнашу хокукын бирәчәк. Аларның гаилә әгъзаларына карата да шундый карар кабул итү күздә тотыла.

Элегрәк Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләрне икътисад өчен зур әһәмияткә ия предприятиеләргә җәлеп итү максатыннан эшкә алуны субсидияләү программасына төзәтмәләр керткән иде. Эшкә урнашу өчен башка төбәкләрдән күченеп килгән хезмәткәрләргә эш хакы түләү өчен оборона сәнәгате комплексы өлкәсендә эшләүче компанияләрнең чыгымнар компенсациясе бер хезмәткәргә 280 мең сумга якын тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100