news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус хәрби операциядә катнашучыларны 300 программа буенча һөнәри белем алырга чакыралар

«Кадрлар» яңа илкүләм проекты ярдәмендә Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучылар, «Работа в России» порталында теркәлеп, 300 юнәлеш буенча һөнәри белем ала ала. Бу хакта бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова #ТатарстанОнлайн туры эфирында хәбәр итте.

«Без хәрбиләрне теркибез, «шәхси кабинет» булдырырга, «Работа в России» порталында эшләргә өйрәтәбез. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән без мәшгульлек хезмәте аша үз эшен ачуга 145 мең сум бирәбез. Узган ел бу мөмкинлектән 8 кеше файдаланган — махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары, ә быел - өч кеше», - дип сөйләде ул.

Теләге булган кеше шулай ук һөнәри квалификациясен күтәрергә яки һөнәри юнәлеш алырга мөмкин. Моннан тыш, вакытлыча мәшгульлекне оештыруда да ярдәм күрсәтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot