Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм өчен Алабугада хәйрия ярминкәсе үткәрелде

Алабугада хәйрия ярминкәсе үткәрелде. Кул эшләрен сатудан җыелган акча Украина җирендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм буларак китәчәк. «Барс» яшьләр үзәге һәм «Җиңүгә бергәләп» берләшмәсе волонтерларының уртак тырышлыгы белән бу башлангыч тормышка ашырылды. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
«Бар кеше дә матди ярдәм күрсәтә алмый, шуңа күрә без шушы идеяне чынга ашырдык. Өлкән яшьтәгеләр бәйләгән оекбаш, төрле яшелчә салып ябылган банкаларны алып килә. Сәләтле мәктәп укучылары үзләре теккән әйберләр китерде, сабын ясады. Бездә төрле эшләнмәләр тәкъдим ителгән, — ди Оксана Ермакова, «Җиңүгә бергәләп» хәрәкәте активисты.
Инженер-технологик лицейда укучылар — иң актив катнашучылардан, аларның мондый ярминкә үткәрү тәҗрибәсе бар инде. «Алабуга» махсус иктисади зона заводларының берсендә лицей укучылары үзләре ясаган декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләрен сатып, 30 мең сумнан артык табыш алды.
«Җыелган акча хисабына без эш кораллары (бензин пычкысы, шөреп боргыч) сатып алдык һәм махсус хәрби операция урынына гуманитар ярдәм белән җибәрдек. Бу юлы да читтә калмыйбыз, безнең хәрбиләргә булышырга телибез, — дип сөйләде лицей президенты, 10 «б» сыйныф укучысы Степан Золотов, .
Алабуга осталары да тик тормый, алар кулы белән хуш исле шәмнәр, кечкенәләр өчен уенчыклар һәм башка бик күп нәрсәләр әзерләп, хәйрия ярминкәсенә чыгарды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз