Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче волонтерларны Әлмәттә хөрмәтләделәр
Әлмәт районы Советы сессиясендә волонтерларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Алар махсус операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда һәм әзерләүдә катнашалар. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Шәһәрдә берничә волонтер хәрәкәте эшли. Аларның берсе - «Әлмәт швейбаты». Анда даими рәвештә 9 кеше эшли. Аларның күбесе хатын-кызлар. Шунысы игътибарга лаек, цехка килгәнче күбесе бөтенләй тегә белмәгән.
Ике ел эчендә волонтерлар мобилизацияләнгән полклар һәм подразделениеләр өчен меңләгән заказны үтәгән.
«Волонтер-тегүчеләр кайвакыт иртәдән кичкә кадәр остаханәдә эшли, үз эшләре өчен бернинди бүләк таләп итмиләр. Барлык кирәкле тукымаларны, материалларны һәм фурнитураны алар битараф булмаган әлмәтлеләрнең хәйрия акчасына сатып ала», - дип хәбәр итә район башлыгы Тимур Нагуманов Телеграм-каналында.
Тимур Нагуманов волонтерлык хәрәкәтенә теләгән һәркем кушыла алуын билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз