Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга Татарстанда ярдәм чаралары турында искәрттеләр
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына Татарстанда өстәмә ярдәм чаралары күрсәтелә. Алар - түләүләр, яңа туган балаларга бүләк комплектлары, хәрбиләрнең өлкән яшьтәге гаилә әгъзаларына шифаханәгә чираттан тыш юлламалар. Бу хакта бүген ТР Халыклар дуслыгы йортында «Татарстан — яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте Югары советының киңәйтелгән утырышында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева сөйләде.
«Татарстан өстәмә ярдәм чаралары кертте. 2022 елдан без «Алга» һәм «Тимер» батальоннарында хәрби хезмәт узучы кешеләргә бер тапкыр 360 мең сум, ә 2024 елдан «Батыр» батальоны хәрбиләренә дә түлибез», — дип искәртте ул.
Икенче түләү Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән расланган. 2023 елның 31 августыннан соң хәрби хезмәт узуга контрактлар төзегән гражданнар 305 мең сум ала.
Бутаева сөйләвенчә, республикада хәрбиләрнең гаиләләренә социаль ярдәм чаралары комплексы күрсәтелә. Шулай итеп, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына 20 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү каралган. Һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына бер тапкыр 2 млн сум түләнә.
Моннан тыш, йорт кишәрлеге чикләре эчендә газ үткәрүгә һәм йорт эченә газ җиһазлары сатып алуга бәйле чыгымнарны каплауга субсидияләр бирелә. Ярдәмнең тагын бер өстәмә чарасы - яңа туган балалары булган гаиләләрне, керемнәрне исәпкә алмыйча, балалар кирәк-яраклары комплекты белән тәэмин итү. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның пенсиядәге гаилә әгъзалары чираттан тыш шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар белән тәэмин ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз