news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус хәрби операциядә һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлдәге хаталар төзәтеләчәк

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү көнендә Базарлы Матак авылының Хәрби дан аллеясында махсус хәрби операция зонасында һәлак булганнарга багышланган һәйкәл ачылды. Тантанада катнашучылар һәйкәл язуында хаталар күреп алган һәм социаль челтәрләрдә актив рәвештә фикер алыша башлаган.

Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин әлеге мәгълүматны раслады.

«Хәзерге вакытта исемнәр язылган такта хаталарын төзәтергә алынды. Якын арада ул Базарлы Матак авылының Хәрби дан аллеясында кабат куелачак», – дип хәбәр итте ул «ВКонтакте» сәхифәсендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot