news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга Чаллыда көненә 700 порция коры аш ясыйлар

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга Чаллыда көненә 700 порция коры аш ясыйлар
Фото: © Гөлия Ибатуллина, http://shahrichalli.ru/

Чаллыда яшәүче Фәнизә Нәгыймова, Римма Гайфуллина, Фәнис Мостафин, Фоат Гайфуллин, Лиана Гайфуллина хәрби операциядәгеләргә төрле продуктлардан тиз пешә торган коры ашлар әзерли, окоп шәмнәре ясый. Бу хакта «Шәһри Чаллы» яза.

Аларга Татьяна, Рәсимә, Гөлфия ханымнар да даими килеп булыша. Әлеге эшләрне оештыручылар, коры ашларны үз фатирларында әзерләүче кешеләр – Фәнизә апа Нәгыймова һәм аның иптәше Фәнис Мостафин. Фәнизә ханымның үз улы да бүген хәрби операциядә.

Фәнизә ханым улы махсус хәрби операциягә киткәнче үк хәрбиләргә гуманитар ярдәм җибәрү юлларын эзли башлаган. Улы да фронтка киткәч, бу эшкә ныклап тотынган.

«Башта шәһәрдәшләрдән өс киемнәре, азык-төлек җыеп озаттык. Фронтта бит бөтен нәрсә кирәк! Баштарак бераз кыенлыклар булды: посылкаларны җыеп куябыз, ә кая җибәрелә ул, кем аша китә, солдатларга барып җитәме – анысын белеп булмый иде. Аннары бу эшне оештыруга үзем алындым. Хәзер посылкаларны Алабуга кызлары аша җибәрәбез. Бүген безнең төркем карамагында өч полк, без егетләргә исемнәрен язып посылкалар җибәрәбез.

Коры ашлар ясап җибәрү дә фәкать минем идея. Улым да моны хуплады. Пешерү бик җайлы да, тиз дә. Коры масса өстенә кайнар су саласың да, 15 минуттан нәкъ өйдәге кебек аш әзер дә була. Бүген без 10нан артык төр аш (ике төрле борщ, рассольник, солянка, харчо, борчаклы, макаронлы, витаминлы, кабак белән крем-аш, ике төрле кәбестә ашы) әзерлибез, бөтен яшелчәләрне киптерәбез, авырлыгын үлчибез дә пакетларга тутырабыз. Рецептларын да үзем булдырдым, кайсыларындыр интернеттан карадым.

Минем киптерү җайланмаларым бар иде инде. Соңрак тагын китерделәр. Көненә 700ләп порция коры аш ясыйбыз. Солдатларга фронтта йод җитми дип уйладым да, кайбер ашларны ламинарий (диңгез кәбестәсе) белән дә ясый башладык», – дип сөйләде Фәнизә ханым.

Фото: © Гөлия Ибатуллина, http://shahrichalli.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100