Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен Түбән Камада вакансияләр ярминкәсе була
Түбән Камада тыныч тормышка яраклашуда һәм социализацияләүдә ярдәм итү максатыннан махсус хәрби операция ветераннары белән актив эш алып барыла. Халык мәшгульлеге үзәгенең Түбән Кама районы буенча идарәсе һәм «Ватанны саклаучылар» фондының филиалы махсус хәрби операциядә катнашучыларны, хәрбиләрнең гаилә әгъзаларын, ветераннарны эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча уртак эшчәнлек алып бара.
2024 елда Халык мәшгульлеге үзәге идарәсе белгечләре 13 дәгъвачының алтысына эшкә урнашырга, икесенә укырга керергә булышкан. Бер хәрбинең тормыш иптәшенә үз эшен ачарга ярдәм иткәннәр.
21 февральдә 10:0013:00 сәгатьләрдә «БАЗА» креатив индустрия үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен вакансияләр ярминкәсе уза. Программада эш бирүчеләр белән очрашулар, мастер-класслар, хезмәт, мәшгульлек, һөнәри белем бирү һәм һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре буенча консультацияләр каралган. Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (8555) 42-68-00, 8 (8555) 41-07-00.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз