news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлегенә Минзәләдә мемориаль такта ачтылар

Махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлегенә Минзәләдә мемориаль такта ачтылар
Фотоны Илсияр Хәйретдинова тәкъдим итте

Минзәләнең 2нче мәктәбендә «Сезнең батырлыгыгыз үлемсез» дигән патриотик почмак ачылды, ул Ватанны саклаучыларның яңа буынын хөрмәтләү һәм искә алу символына әверелде. Мәктәп җитәкчелегенә инициатива шәһәрдә яшәүче Юлия Тверитинадан килгән. Бу тәкъдимне укытучылар һәм мәктәп администрациясе дә хуплаган.

«Мин яшь буынның мондый кешеләр белән горурлануын, истә тотуларын һәм беркайчан да онытмауларын телим. Эшмәкәрләр Марат Җәләевка һәм Олег Ситдыйковка зур рәхмәт белдерәсем килә, алар шунда ук җавап бирделәр һәм бөтенләй бушлай стенд бастырдылар. Мәгълүмат җыюда миңа Эльвира Шәмсиева ярдәм итте. Кызганыч, без егетләрне, үзебезнең яклаучыларны саклап кала алмадык. Һәркем Ватан өчен гомерен бирә алмый. Бу стендның тулылануын теләмим. Үсеп килүче буын мондый геройларны истә тотарга һәм алардан үрнәк алырга тиеш», - ди Юлия.

Фотоны Илсияр Хәйретдинова тәкъдим итте

Һәлак булган хәрбиләргә мемориаль такта ачу тантанасына хәрбиләрнең әти-әниләре, дуслары, хезмәттәшләре, мәктәп укучылары, педагоглар чакырылган иде.

Тантана Россия һәм Татарстан гимннарыннан башланды. яу кырыннан туган якларына кайтмаган хәрбиләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Чараны ачып, 2нче мәктәп директоры Наил Габдуллин бу балаларның азатлык өчен көрәштә үз гомерләрен биргәннәрен билгеләп үтте.

Фотоны Илсияр Хәйретдинова тәкъдим итте

«Алар барысы да безнең мәктәптә укыды, шушы коридор буйлап йөрде, парталар артында утырды. Бүген без горурланабыз да, кайгырабыз да. Горурланабыз, чөнки алар батырлык һәм каһарманлык үрнәге булып тора, үзләренең хәрби бурычларын гомерләре бәрабәренә ахыргача үтәгәннәр. Һәм кайгырабыз, чөнки алар безнең янда юк. Аларга мәңгелек хәтер», - диде спикер.

Минзәлә районы Хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруга әзерлек бүлеге җитәкчесе Илшат Каюмов үз чыгышында геройларның үлмәвен әйтте.

Махсус хәрби операциядә һәлак булган 8 хәрби хөрмәтенә мемориаль такта ачу хокукы һәлак булган Радик Мәрдановның хезмәттәшләренә, махсус хәрби операөиядә катнашучылар Виталий һәм Валентинга бирелде. Алар кыска вакытлы ялда һәм Минзәләгә иптәшләренең каберенә барырга килгәннәр.

Фотоны Илсияр Хәйретдинова тәкъдим итте

Мактау тактасындагы фотосурәтләрдән безгә заманның чын геройлары Эдуард Асанов, Радик Мәрдәнов, Айдар Хәсәнов, Альберт Яруллин, Ришат Мусин, Павел Кущев, Радик Кәримов, Максим Азларов карап тора.

2 сентябрьдә Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Акча күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була. Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8(843)221-44-52. Шулай ук 8(800)222-59-00 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Материал Илсияр Хәйретдинова ярдәме белән әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100