news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлегенә Аксубай бистәсендә аллея барлыкка килде

Махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлегенә Аксубай бистәсендә аллея барлыкка килде
Фото: http://aksubayevo.ru/

Аксубай шәһәр тибындагы бистәсенең Бөек Ватан сугышы каһарманы Филипп Мазилин хөрмәтенә аталган үзәк урамында махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган аллея барлыкка килде. Бу вакыйга илебезне саклаучыларга бердәмлек һәм рәхмәт символы булды. Бу хакта «Авыл таңнары» яза.

Чарада «Беренчеләр хәрәкәте», «Форпост» яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары, Аксубай урманчылыгы хезмәткәрләре, район үзәге укучылары һәм яклаучыларыбыз да катнашты.

«Геройларыбыз хөрмәтенә агачлар утырту – бистәне яшелләндерү һәм хәтер актын торгызу эше генә түгел, балалар һәм яшьләр арасында патриотлык хисләре тәрбияләүдә мөһим адым да», – дип билгеләп үтте район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов.

«Акциядә катнашучылар бергәләп чыршы, миләш үсентеләре утырттылар, агач тамырларын казылган чокырларга ипләп кенә урнаштырдылар, туфрак белән тыгызлап күмделәр һәм су сиптеләр. Яшь үсентеләр тамыр алып үсеп китәрләр һәм елдан-ел күккә таба тартылырлар дигән өмет белән тырышып эшләделәр. Чөнки һәр агач – ул үзләренең көчләрен һәм гомерләрен тыныч киләчәк өчен биргән каһарманнарга хөрмәт һәм рәхмәт символы» - диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot