news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм гаиләләре «Халык контроле»ндә сорау бирә ала

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм гаиләләре «Халык контроле»ндә сорау бирә ала
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү максатларында «Халык контроле» сервисында яңа төр мөрәҗәгатьләр барлыкка килде. Хәзер махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары гуманитар ярдәм, махсус хәрби операция зонасындагыларга ярдәм итү чаралары һәм башка юнәлешләр турында сораулар бирергә мөмкин. Бу хакта бүген «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасының баш модераторы Сәрия Сабурская сөйләде.

«Хәрби хезмәт турында мөрәҗәгатьләрне карау вакытын кыскарту өчен «‎Халык контроле» системасына яңа юнәлешләр кертелде. Без бу юнәлешләр буенча эшли башладык. 63 мөрәҗәгать килде инде», - дип билгеләп үтте Сәрия Сабурская.

Сервисның яңа юнәлешләре ярдәмендә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм гаилә әгъзалары контракт буенча хезмәт, шифаханә-курорт дәвалануы, хәрби хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының белем алуы һәм эшкә урнашуы турында тулырак белә ала.

«117 кайнар элемтәсе кысаларында киләчәк мөрәҗәгатьләрне эшкәртү схемасы төзелде. Гражданнан шалтырату килә, шуннан соң колл-үзәк, кирәк булган очракта, мөрәҗәгатьләрне «‎Халык контроле» системасына кертә. Ведомство-башкаручы белән мәсьәләсен алга таба да хәл итү өчен гражданның элемтә мәгълүматлары язып алына», – диде «Халык контроле» системасының баш модераторы.

Сәрия Сабурская билгеләп үткәнчә, шәхси мәгълүматны саклау максатыннан, мөрәҗәгатьләрнең күрсәтелгән категориясе аноним булып тора. Кергән мөрәҗәгатьләр колл-үзәк хезмәткәрләре тарафыннан бер көндә эшкәртелә, дип өстәде ул.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100