Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләре белән теплоходта сәфәргә китте

Махсус хәрби операциядә катнашучылар бүген гаиләләре белән Бөек Идел юлы буйлап теплоходта сәфәргә кузгалды. Экскурсиядә катнашучылар өч көн дәвамында Идел буе мәдәни мирас объектлары белән танышачак. Ватанны саклаучылар өчен мондый круиз Россия Саклану министрлыгы ярдәме белән оештырылган. Чара «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясе кысаларында үтә.
Казан елга портыннан сәфәргә Идел буе федераль округының төрле төбәкләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан, махсус хәрби операциядә катнашучы 200дән артык кеше һәм аларның гаилә әгъзалары китте.
Круизда катнашучылар юлга чыгар алдыннан чын бәйрәм оештырдылар — аларны оркестр белән озаттылар.
Казаннан мобилизацияләнгән хәрбиләрнең берсе Андрей Дурман махсус хәрби операция зонада яраланган, шуңа күрә әлегә дәвалануда булуы белән уртаклашты.
«Мин мондый сәяхәткә беренче тапкыр барам. Оештыручыларга мондый бүләк өчен бик рәхмәтлемен. Сугышта аягым яраланды, һәм хәзер минем өчен уңай хис-кичерешләр — иң яхшы дәва», – дип уртаклашты ул.
Үз теләге белән «Алга» батальонында хезмәт итүче сөйләвенчә, махсус хәрби операция зонасына ул узган елның сентябрендә киткән.
«Беренче тапкыр мин февральдә, штурм вакытында яраландым. Икенчесе җитдирәк иде — август аенда, Артемовск янындагы бәрелеш вакытында. Җилкәм һәм аркам яраланды. Әле монда дәваланам, ләкин савыгу белән кире китәчәкмен — башка вариант юк», – дип сөйләде ул.
Казанда яшәгәндә бер тапкыр да Зөядә дә, Болгарда да булмавын әйтте хәрби. Шуңа күрә бу сәяхәт аның өчен дә, гаиләсе өчен дә — туган якларны яхшырак белү мөмкинлеге.
«Гаиләбез белән бергәләп вакыт та үткәрәбез, республиканың истәлекле урыннарын да күрәбез. Чын дөресен әйткәндә, оят хәтта — Татарстанның матурлыгын күрергә бөтен илдән киләләр, ә минем үземнең аларны бер тапкыр да күргәнем юк. Хәзер барысын да төзәтәбез», – дип елмая ул.
Сәяхәтчеләр өчен беренче тукталыш Тәтештә планлаштырылган. Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның якыннары Күзәтү манарасында, Троица соборы һәм музейда булачак. Моннан тыш, алар өчен күңел ачу һәм танып белү программасы, шулай ук музыкантлар чыгышы оештырыла. Зөя утравында җәяү йөрү планлаштырылган. Экскурсия Болгарда тәмамланачак, анда сәяхәтчеләрне бу тарихи төбәкнең истәлекле урыннары белән таныштырачаклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз