news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус хәрби операциядә катнашучылар Әлмәт кешеләренә һәм оешмаларына рәхмәт белдергән

Махсус хәрби операциядә катнашучылар Әлмәт кешеләренә һәм оешмаларына рәхмәт белдергән
Фото: http://almet-rt.ru/

Әле күптән түгел генә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 1232 нче полк хәрбиләренә дип җыелган гуманитар йөкнең исән-имин барып җитүе куанычлы хәбәр булып килеп иреште. Махсус хәрби операция зонасының иң кайнар ноктасында хезмәт итүчеләр әлмәтлеләргә чиксез рәхмәтләрен белдереп видеоязма да юллаган. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

«Бәйрәм алдыннан шундый зур бүләк алу чиксез зур шатлык булды. Туган ягыбыз белән ике арада булган элемтә авыр вакытларда җаныбызны җылыта, Җиңүгә ышаныч уята. Барлык хәрбиләр исеменнән район җитәкчелегенә, «Ассоль» һәм «Мегасети» штаблары волонтерларына, 16нчы мәктәпкә, Рус Акташы халкына, «Интехлес» җәмгыяте фидакарьләренә, «Бәрәкәт» кибетенә һәм башка күп кенә эшмәкәрләргә, депутатларга чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез», - диләр хәрбиләр.

Хәрбиләр «Намус» җәмгыяте тапшырган «Нива» машинасына куанган, чөнки алгы сызыкта һәм кыр шартларында техника корал кебек алыштыргысыз, ди алар.

«Ахмат» спецназчылары Әлмәт халкына шулай ук видеоязма юллаганнар. Егетләр Галимовлар гаиләсенә, күп кенә оешмаларга һәм активистларга игелекле гамәлләре өчен рәхмәтләрен җиткергәннәр.

Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм җыю дәвам итә, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100