Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Махсус хәрби операциядә катнашучылар Алабуга десантчыларына имзалары куелган әләм җибәрде
Кичә Һава-десант гаскәрләре көне билгеләп үтелде. Алабугада бу көнгә багышланган чара Хәтер мемориалында үтте. Десантчылар монда җыелып, бер-берсе белән күреште, хезмәттәшләрен искә алды. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
Десантчыларны бәйрәм белән Алабуга хәрби комиссары Николай Битюков котлады.
— Десант гаскәрләре һәрвакыт РФ Кораллы көчләренең мөһим өлеше булып саналды. Узган гасырның 30нчы елында оештырылган десант гаскәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш кертте. Бүген дә десантчылар — батырлык һәм фидакарьлек үрнәге, куелган бурычны намус белән үтиләр. Хезмәтегез өчен сезгә зур рәхмәт, — диде Николай Битюков.
Котлау чыгышларыннан соң, десантчылар Мәңгелек үтка чәчәкләр салды һәм хезмәттәшләрен бер минут тынлык белән искә алды.
Бәйрәмдә җыелучыларга хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче десантчылардан килгән һәм аларның имзалары куелган әләмне дә күрсәтте.
«Разведка» балалар-яшүсмерләр үзәге рәисе Ариф Саркаров сөйләвенчә, үзәктә тәрбияләнүчеләр һәм десантчылар өчен әләмне 1232 полкта хезмәт итүче хәрбиләр тапшырган. Анда безнең яклаучыларның имзалары тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз