news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй хәрбие Суворов медале белән бүләкләнде

Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй хәрбие Суворов медале белән бүләкләнде
"Зәй яңалыклары"

Зәй районының Якты Күл авылы хәрбие махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Суворов медале белән бүләкләнде. Медальне хәрбигә батальон командиры шәхсән үзе тапшырган. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

«Ирем узган елның сентябрендә мобилизацияләнде, инде ике тапкыр ялга кайтты. Мин аның белән бик горурланам һәм аңа терәк булырга тырышам. Ул — бик тырыш һәм кыю кеше, авылда хезмәт белән чыныгып үскәнгә тормыш авырлыкларыннан курыкмый. Аның безнең янга тизрәк исән-сау, җиңү белән әйләнеп кайтуын телим», — ди хәрбинең тормыш иптәше Гөлнур.

Ул Зәй волонтерлары аша иренә посылкалар җибәрүе һәм аларның вакытында тормыш иптәшенә тапшырылуы өчен рәхмәтле булуын да белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100