news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй хәрбие медаль белән бүләкләнде

Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй хәрбие медаль белән бүләкләнде
Фото: https://zainsk-inform.ru/

«Камаз» кушаматлы Зәй хәрбие махсус хәрби операция зонасында күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен III дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медаленә лаек булды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә

Махсус хәрби операция зонасына үз теләге белән киткән Байрак авылы егете Дамир Ватаныбыз иминлеге өчен каһарманнарча көрәшә, яшь буынга үрнәк булып тора. Яше инде 59да булуга карамастан, ил өчен катлаулы вакытта читтә кала алмый. Бу көннәрдә ул туган якта ялда булып китте. Хәрби хезмәт урынына баруга, Дамирны сөенечле яңалык көткән. Хәрби часть командиры аңа III дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медален тапшырган.

«Хәрби батырлык өчен» медале Россия Саклану министрлыгының ведомство билгесе булып тора, аңа хәрби хезмәткәрләрне хәрби хезмәттә аерым казанышлары, уңышлы тактик гамәлләрне гамәлгә ашырганнары яки яуда хәрби хезмәткәрләргә җитәкчелек итүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен бүләклиләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot