news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй Сабан туе батырларына бүләк әзерләгән

Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй Сабан туе батырларына бүләк әзерләгән
Фото: http://zainsk-inform.ru

Махсус хәрби операциядә контракт буенча хезмәт итүче Зәй егете Сабан туе батырларына бүләк әзерләгән. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

«Камаз» позывноен йөртүче хәрби тыныч тормышта да игелекле гамәлләр кылып яшәде, туган яктан читтә дә ничек тә үзеннән ярдәм кертергә тырыша. Сабантуй милли бәйрәмебезне уздыруда да ул үзеннән өлеш кертергә булган. «Камаз» - Байрак авылы егете. Байрак Бигеш авыл җирлегенә карый. Хәрби Бигеш авыл Советына акча күчереп, көрәштә I, II III урыннар алучыларга үзе исеменнән юрганнар бүләк итүләрен үтенгән.

«Якташыбызның туган яклардагы Сабан туе бәйрәмен онытмыйча, бәйрәмгә бүләкләр алуга үзеннән өлеш кертүенә бик сөендек. Зур рәхмәт аңа изге күңеле өчен! Тиз көннәрдә җиңү белән исән-сау кайтуын көтәбез! Әле туган якларга кайтып, бик күп Сабантуйларында катнашырга язсын», - дип тели аңа авылдашлары-якташлары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100