Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус хәрби операциядә катнашучының сөйгәненә багышлаган шигыре Зәйдә йорт фасадын бизи
Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егете сөйгәненә багышлап шигырьләр язган. Батыр егетнең шигырьләре Зәйдә Төзүчеләр урамындагы 18нче һәм 20нче йортларның фасадларын бизи. Авторның шигырьләре патриотик төстә бизәлеп, зур баннерларда урнаштырылган, алар әллә кайдан күренеп тора. Бу хакта «Зәй яңалыклары» яза.
Бу шигырьләр нәрсә турында соң? Әлеге сорауга автор үзе махсус операция зонасында аның янына килгән якташлары белән сөйләшкәндә җавап бирә. Аның янына тормыш иптәше хәрби операция зонасына килә, гүзәл затны кырыс хәрби-кыр шартлары да куркытмый, ире белән бергә блиндажда куна. Ир белән хатын бергә бик аз вакыт үткәрә.
Хәрби бу кыска очрашуның барлык мизгелләрен хәтерендә саклап кала һәм гомерендә беренче тапкыр шигырь яза. Алар «Новый Зай» газетасының 14 июль санында басылып чыкты, ә хәзер аларны зур баннерларда теләгән һәркем укый ала.
Хәрби егет бүгенге көндә дә шигырьләр язуын дәвам итә һәм аларны махсус хәрби операция вакыйгаларына багышлый.
Фото: © «Зәй яңалыклары»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз