news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егете өйләнде

Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егете өйләнде
Фото: https://zainsk-inform.ru

Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егете Станислав һәм Диана рәсми рәвештә никахларын теркәде. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Яшь гаиләне әти-әниләре, якыннары котлады. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Регина Камалова район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән котлау сүзләрен җиткереп, яшь гаиләнең бәхетле булуын теләде.

«Чын күңелдән Станислав белән Диананы шушы мөһим вакыйга белән котлыйбыз! Ныклы гаилә, үзара аңлашу, сәламәтлек һәм Станиславка җиңү белән туган якка әйләнеп кайтуын телибез», – диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot