news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егете «Безнең геройлар» телетапшыруы герое булды

Махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егете «Безнең геройлар» телетапшыруы герое булды
Фото: http://zainsk-inform.ru/

ТНВ телеканалында «Безнең геройлар» тапшыруының төп герое Зәйдән «Сухарь» кушаматлы йөртүче хәрби егет булды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Клара Ермолаева яза.

Хәрби хәрәкәтләр ветераны Александр Чаллыда туган. Кечкенә чагында гаиләләре әбиләре яшәгән Зәй шәһәренә күченә. Бер-ике елдан әтисе, Александрга 13 яшь булганда әнисе юл фаҗигасендә һәлак була.

«Әтием бокс, футбол, баскетбол, волейбол, хоккей, теннис кебек спорт төрләре буенча тренер иде. Шуңа күрә мин үзем дә кечкенәдән спорт белән шөгыльләндем. «Гвардия» эзтабарлар отрядына йөрдем, экспедицияләрдә катнаштым. Миңа бу юнәлеш бик ошый, алга таба да бу шөгыльне дәвам итәргә планлаштырам. Хәрби комиссариаттан чакырылыш буенча хезмәткә повестка килгәч, мин дусларым белән киңәштем һәм контракт буенча хезмәтне сайладым», — дип сөйли 24 яшьлек Александр.

2022 елның 24 сентябрендә ул ялга кайта, бу вакытта илдә өлешчә мобилизация игълан ителгән була. Ә 12 октябрьдә Александр махсус хәрби операция зонасында хезмәтен дәвам итә. Хезмәте буенча Александр һәрвакыт алда, ул элемтәче. Махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен IV дәрәҗә «Георгиевский крест» дәүләт бүләгенә лаек булган, II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медалье белән бүләкләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100