Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус хәрби операциядә катнашучы 137 меңләп кеше өйләренә кайткан
Махсус хәрби операциядә катнашкан якынча 137 мең кеше өйләренә кайткан. Бу хакта «Россия» илкүләм үзәгендә Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык коллегиясенең йомгаклау утырышында РФ Президентының иҗтимагый проектлар буенча идарәсе җитәкчесе Сергей Новиков сөйләде. ТАСС шул хакта яза.
Аның сүзләренчә, бу кешеләрнең күбесе – 35 яшькә кадәрге яшь ир-атлар, шуңа күрә нәкъ менә Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык аларга хезмәттән соң тормыш төзергә ярдәм итәргә тиеш. Күп кенә хәрбиләр махсус хәрби операция зонасында югары дәрәҗәдәге бүләкләр алган, һәм аларның кайтуы гаиләләрнең тормыш дәрәҗәсен төшермәве мөһим.
Сергй Новиков шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга яңадан укырга һәм лаеклы эш табарга ярдәм итәргә кирәклеген билгеләп үтте, бигрәк тә яраланган яки инвалид булган, элеккеге һөнәрләре белән башка шөгыльләнә алмаганнарга. «Бу бик мөһим бурыч», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз