news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби Минзәлә укучысына хат өчен рәхмәт әйтте

Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби Минзәлә укучысына хат өчен рәхмәт әйтте
Фото: Дифизә Нуриева

Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Алексей Ильин Минзәлә гимназиясенә килде һәм Камилә Фәррахова белән очрашты. Ул мәктәп укучысына хат язган өчен рәхмәт әйтте.

Гимназия укучылары Ватанны саклаучылар көне алдыннан шефлык ярдәме белән бергә махсус хәрби операциядә катнашучыларга рәхмәт һәм теләктәшлек сүзләре кергән хатлар җибәргән иде.

X сыйныф укучысы Камилә хат язган чагында аны кем укыячагын белмәгән һәм ике айдан соң хатны алган кеше белән очрашырмын дип күз алдына да китермәгән.

«Хат өчен, изге, ихлас теләкләр, теләктәшлек күрсәткән өчен рәхмәт. Хат язуны алга таба да дәвам итегез. Алар безгә ярдәм итә, рухландыра, сугышта өстәмә көч бирә. Аларны укыганда, боларның барысын да нәрсә өчен эшләвебезне аңлыйбыз», - диде хәрби, гимназиядә укучыларга мөрәҗәгать итеп.

Ул кыз белән очрашуга буш кул белән килмәгән – аңа бүләк алып килгән иде. Аннары гимназия укучылары хәрбигә үз теләкләрен җиткерде һәм аңа Георгий тасмасын тапшырды.

  • Украинада махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән бирле үткәрелә. РФ Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатларга – шул исәптән Россиянең иминлеген тәэмин итә торган шартлар тудыру - ирешкәнче дәвам итәчәк.
  • Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.

Материал Дифизә Нуриева катнашында әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100