news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус хәрби операциядә катнашучы Теләче укучыларына бүләк ясаган

Махсус хәрби операциядә катнашучы Теләче укучыларына бүләк ясаган
Фото: https://tulachi.ru/

Теләче районы Иске Җөри урта мәктәбендә «Чыршы бәйрәме» һәм «Бал- Маскарад» үткәрелде.Барлык укучылар һәм килгән кунаклар оештырылган уеннарда, бәйгеләрдә актив катнашты. Аеруча кунак булып килгән Аю балалар күңеленә хуш килде. Әлеге «кунак» махсус хәрби операциядә катнашучы Ирек Бадриевтан балаларга бүләк иде. Бу хакта «Теләче-информ» сайтында хәбәр ителә.

«Үзләрен кызганмыйча, туган илне саклап, гомерләрен куркыныч астына куеп яу кырына барган район хәрбиләренә саулык-сәламәтлек теләп калабыз!» – диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot