news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус хәрби операциядә катнашучы Кукмара егетләренә «Нива» һәм «УАЗ» тапшырылды

Махсус хәрби операциядә катнашучы Кукмара егетләренә «Нива» һәм «УАЗ» тапшырылды
"Хезмәт даны"

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга «Нива» һәм «УАЗ» машиналары тапшырылды. Әлеге автомобильләр Кукмараның Вахитов исемендәге күмәк хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәинов һәм чыгышы белән Вахит авылыннан булган, Чаллыда яшәүче эшмәкәр Рафаэль Гатауллин ярдәме белән алынды.

Вахит авылы егетләре Раниф Сәмигуллин, Илсур Минимуллин, Купкадан Алмаз Галиев махсус хәрби операциядә катнашучы Вахит кияве Рафаэльгә, Янил егете Илшатка «Нива» һәм «УАЗ» машиналары илтеп тапшырдылар. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

Әлеге автомобильләр Вахитов исемендәге күмәк хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәинов һәм чыгышы белән Вахит авылыннан булган, Яр Чаллыда яшәүче эшмәкәр Рафаэль Гатауллиннар ярдәме белән алынды.

«Дүрт көн юлда булып кайттык. Янил һәм Вахит авылларында яшәүчеләр, бу төбәктән чыккан, чит якларда торучы якташлар тарафыннан кирәкле көнкүреш товарлары һәм азык-төлек продуктлары, акчалата матди ярдәм дә шактый җыелган иде. Өч машинаны да шыгрым тулы итеп тутырдык. Машина ачкычларын Рафаэль белән Илшатның үз кулларына тапшырдык», – дип сөйләде Раниф Сәмигуллин.

«Беренче көнне көн дәвамында бер яктагы мобилизацияләнгән якташ солдатларны күреп, икенче көнне тагын 400 чакрым ара үтеп, икенчеләренең хәл-әхвәлләрен белештек, якыннары тарафыннан әзерләнгән посылкаларны да тапшырдык. Егетләр бик сөенде, ихлас рәхмәтләрен җиткерде. Алардан туган якларына сагынычлы кайнар сәлам алып кайттык», - диде ул.

«Якыннарыбызга бердәм булып ярдәм күрсәткәннәре өчен хөрмәтебез чиксез. Игелекләре үзләренә меңләгән савап булып әйләнеп кайтсын», - ди Вахиттә яшәүче Миләүшә Нигъмәтҗанова.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100