news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус хәрби операциядә катнашучы Кайбыч егете, әнисе үлү сәбәпле, өенә кайткан

Махсус хәрби операциядә катнашучы Кайбыч егете, әнисе үлү сәбәпле, өенә кайткан
http://kaibicy.ru/

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бүгенге көндә Россия Кораллы Көчләрендә контракт буенча хезмәт итүче Байморза авылы егете Роман Яковлев белән очрашты. Бу хакта «Кайбицкие зори» сайты хәбәр итә.

Очрашуда район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Мәлки авыл җирлеге башлыгы Федор Поляков катнашты.

Роман Яковлев, әнисе кинәт вафат булу сәбәпле, кыска вакытлы ялга кайткан. Ялдан соң Роман кабат үзе хезмәт иткән хәрби частькә юл тотачак.

Район башлыгы аңа үзен саклап йөрергә, аның белән бергә хезмәт итүче якташларына туган яктан сәлам тапшырырга кушты, аларның җиңү яулап тизрәк өйләренә әйләнеп кайтуын теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot