news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус хәрби операциядә катнашучы Иске Зәй егете дәүләт бүләгенә лаек булды

Махсус хәрби операциядә катнашучы Иске Зәй егете дәүләт бүләгенә лаек булды
Фото: http://zainsk-inform.ru/

Махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Иске Зәй егете дәүләт бүләгенә - «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденының медаленә лаек булды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

Ельцин позывное белән әлеге егет өлешчә мобилизация кысаларында Ватан иминлеге сагына басты. Ул көчле рухлы, нык бәдәнле булуы белән аерылып тора. Хәрбиләр һәм волонтерлар белән ныклы элемтә булдырган, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрне кирәкле әйберләр белән тәэмин итүдә күп көч куючы егетләрнең берсе ул.

Туңылҗа авылында туып үскән, хезмәт белән чыныгып үскән егет авырлыклардан курыкмый. Ул әлеге медальне Ватан иминлеген саклап яу кырында ятып калган егетләребезнең якты истәлеге итеп кабул иттем, ди.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100