news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус хәрби операциядә катнашучы ирле-хатынлы Нуриевлар гаиләсе укучы малайны сөендергән

Нуриевлар гаиләсе 2024 елның гыйнвар аенда үз теләкләре белән махсус хәрби операция зонасына китте. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр итә.

Уку елы дәвамында Балтач урта мәктәбендә «Солдатка хат», «Яхшылык тартмасы» акцияләре үткәрелә. Балалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга хатлар язалар.

5 нче сыйныф укучысы Сөләйман Шәймөхәммәтовның кул эшләре Нуриевлар гаиләсе кулына эләккән. Алар бүгенгесе көндә чираттагы ялда булып, Сөләйманга кыйммәтле бүләк тапшыру өчен мәктәпкә килгән.

Искәртик, Илүзә — Балтач кызы, медицина көллиятен тәмамлап, балалар клиник хастаханәсендә эшли башлаган иде. Ә тормыш иптәше Инсаф 7нче шәһәр хастаханәсендә эшләүдән тыш, волонтер, «Яшь гвардия» активисты да.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100