news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-ат эчкече хатынын судка биргән

Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-ат эчкече хатынын судка биргән. Бу хакта Кеше хокукларын яклау буенча Чаллыдагы иҗтимагый ярдәмче Ольга Силаичева сөйләде, дип яза «Шәһри Чаллы».

2023 елның октябрендә Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча Чаллыдагы иҗтимагый ярдәмчесе Ольга Силаичевага махсус хәрби операциядән ялга кайткан хәрби мөрәҗәгать итә. Ул ике баласын тәрбияләүдән баш тарткан, спиртлы эчемлекләр кулланган хатынын ата-ана хокукыннан азат итүне сорый.

«Без бу хәрби белән очраштык. Сөйләштек. Нәтиҗәдә хатынын ана хокукыннан азат иттек», – ди Ольга Силаичева.

news_right_1
news_right_2
news_bot