Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус хәрби операциядә катнашучы ике дус Зәй районында сайлау участогында очрашты
Зәй районы Иске Тәкмәк авылында сайлау участогында ике дус – бер көнне мобилизация буенча Ватан сагына баскан хәрбиләр очрашты. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Артур Терешин – Бүре-Сарай авылыннан, ә Иван Бобров – Иске Тәкмәктән. Алар икесе дә 2022 елның 30 сентябрендә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылганнар. Егетләр икесе дә хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен дәүләт һәм Саклану министрлыгы бүләкләренә ия булганнар.
«Артур минем командирым иде. Луганск һәм Донецк юнәлешләрендә булдык. Авдеевканы азат итүдә бергә катнаштык. Дустымны – командирымны күрүгә бик шатмын», - ди Иван.
Иван – «Волчок» бүгенге көндә яралану сәбәпле тернәкләнү уза. Ә Артур чираттагы сугышчан бурычын үтәгәндә пехота минасы шартлап, аягын өздерә. Хәзер ул протезлар ярдәмендә хәрәкәт итә. Бүгенге көндә Артур Түбән Кама институтына технологка укырга кергән. Үзен төрле ярышларда сыный. «Ватан сакчылары» фондының район филиалы үзенә нык ярдәм итүен белдерә.
Ике егет тә сайлауларга килеп, үз гражданлык бурычларын үтәделәр.
«Сайлауларга теләп йөрибез. Татарстанның - чәчәк атучы республика, Россиянең көчле ил булуын телибез. Бүген без илебезнең азатлыгы, бәйсезлеге өчен тавыш бирдек. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең исән-сау җиңү белән кайтуларын телибез», - диде хәрбиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз