news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус хәрби операциядә катнашучы Чирмешән егетенең әнисенә инвалид коляскасы тапшырылды

Махсус хәрби операциядә катнашучы Чирмешән егетенең әнисенә инвалид коляскасы тапшырылды
Фото: https://nashcheremshan.ru/

Чирмешән районы Күтәмә авылыннан махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче Раил Шәрифуллинның әнисенә хәрәкәтләнү өчен инвалид коляскасы тапшырдылар. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Марат Гомәров яза.

Сәләмәтлеге белән бәйле, Раушания Нәсыйх кызына хәрәкәт итүе кыен. Шунлыктан район Советы депутаты Юлия Николаевна Петрова аңа, кыска вакытлы ялга кайткан улы Раил аша, инвалид коляскасы бүләк итте.

«Әлеге ярдәмчел депутатыбызга бик зур рәхмәт», - диде район башлыгы Рамил Әйбәтов.

news_right_1
news_right_2
news_bot