news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус хәрби операциядә катнашучы бөгелмәлеләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды

Махсус хәрби операциядә катнашучы бөгелмәлеләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды
Фото: http://bugulma-tatarstan.ru/

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров өлкән лейтенант Альберт Әхмәтшинга Батырлык орденын, аның туган абыйсы Эдуард Әхмәтшинга Жуков медален тапшырды. Хәрби хезмәткәрләргә бүләкләр Ватанны һәм Россия Федерациясенең дәүләт мәнфәгатьләрен саклаганда хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен бирелә. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

«Бүген бөгелмәлеләр махсус хәрби операция кысаларында, Россия өчен көрәшәләр. Тормышыбызны һәм уртак киләчәгебезне саклыйлар. Без хәрбиләребез белән горурланабыз! Сез безнең йөрәкләрдә, без сезнең гаиләләрегезгә ярдәм итәрбез, батырлыкка сокланабыз! Лаеклы бүләкләр белән чын күңелдән котлыйбыз!, — дип мөрәҗәгать итте Линар Закиров.

Альберт һәм Эдуард Әхмәтшиннар — бертуганнар. Узган елның көзендә өлешчә мобилизация буенча алар Россия Кораллы көчләре сафларына чакырылалар. Хәзерге вакытта ялда. Дәүләт бүләкләрен тапшыруга гаиләләре белән бергә килделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot