news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәрби хезмәткәр Бөгелмә бала тудыру йортыннан хатыны белән улын каршы алды

Хәрби хезмәткәр Бөгелмә бала тудыру йортыннан хатыны белән улын каршы алды
"Бөгелмә авазы"

Бөгелмәнең бала тудыру йортында хәрби хезмәткәрнең хатынын һәм яңа туган улын тантаналы төстә өйгә озату чарасы узды. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

Хатынын каршы алырга баланың әтисе килгән, ул хәрби хезмәтне махсус хәрби операция зонасында үтә. Хәрбинең гаиләсендә икенче малай туган. 2 сентябрьдә дөньяга килгән малайга Матвей дип исем кушканнар.

Әнине улы тууы белән котладылар, чәчәкләр, яңа туган балалар өчен традицион җыелманы Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова һәм Бөгелмә үзәк район хастаханәсе баш табибы урынбасары Равил Шаһиев тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100