Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Махсус хәрби операциядә катнашучы әлмәтленең гаиләсен өченче баласы тууы белән котладылар
Махсус хәрби операциядә катнашучы Әлмәт кешесенең гаиләсен өченче баласы тууы белән котладылар. Аны бала тудыру йортыннан гаиләсе һәм шәһәр волонтерлары каршы алды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Әлмәттә мобилизацияләнүченең хатыны Алсуны өченче баласы тууы белән котладылар. Алсу йөкле булуы турында иренең мобилизацияләнүе турындагы хәбәр белән бер үк вакытта белүен сөйләде. «Ике яңалык бер юлы туры килде: мобилизация игълан иттеләр һәм мин йөкле булуымны белдем. Авыр булды, ләкин мин балага тормыш бирми кала алмадым», - дип искә ала ул.
Йөклелек вакытында ул волонтерлык эшчәнлеге өчен вакыт таба, маскировка челтәрләре үрә.
«Тиздән Җиңү булыр дип өметләнәбез. Без аны якынайтабыз, йөрибез, челтәрләр бәйлибез, кулдан килгәнчә ярдәм итәбез. Чит кешеләр (волонтерлар), беренче көннән үк алар мине туганнарым кебек кабул иттеләр. Анда кире кайтырга телим», — ди Алсу.
Әти кеше үзе тантаналы чарада катнаша алмады, хәзер ул махсус операция зонасында. Бала тудыру йортына Алсуның туганнары, дуслары һәм фикердәшләре килгән.
«Әлмәт маскировкалау челтәрләре һәм фронтка ярдәм» штабы активистлары тулы составта шарлар һәм чәчәкләр белән килде. Алар үзләренең ярдәмчесе белән бик дуслашканнарын сөйләделәр, ул хәтта бала тудыру көнендә дә челтәр үреп йөргән. Ул бала тудыру алдыннан якшәмбе көнне килде. Килде, эшләде, аннан китте һәм ул тапты. Без аны каршы алабыз, бу бит безнең волонтер кызыбыз», – дип сөйләде вакыйгада катнашучыларның берсе Рәисә Ушакова.
«Безнең гаиләбез зурайды. Без бик көткән тагын бер гаилә әгъзасы. Без абыйны бик көтәбез, яратабыз һәм сагынабыз», — диде туганнары Нәргиз Фәрхетдинова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз