news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус хәрби операциядә катнашучы әлмәтлегә «Батырлык өчен» медален тапшырдылар

Махсус хәрби операциядә катнашучы әлмәтлегә «Батырлык өчен» медален тапшырдылар
Фото: http://almet-rt.ru/

Әлмәт Яшьләр үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинован махсус хәрби операциядә катнашучыга «Батырлык өчен» медален тапшырды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Махсус биремнәрне үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен РФ Президенты Владимир Путин карары белән «Кабан» кушаматлы хәрби хезмәткәр югары дәүләт бүләге - «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.

«Әтиләр, бабаларыбыз сугыш елларындагы кебек, бүген безнең сугышчылар Россиянең суверенитетын һәм бәйсезлеген фидакарьлек белән яклый. Без тынычлык һәм гаделлек тантанасына ышанабыз. Сезгә батырлыгыгыз, Ватанны саклаганыгыз өчен рәхмәт белдерәбез», - диде башкарма комитет җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова бүләкне тапшырганда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100