Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус хәрби операциядә катнашучы Әлмәт кешесе Эльбруска менәргә әзерләнә
Әлмәттән махсус хәрби операциядә катнашучы Артем Ванюков Эльбрус тавына менәргә әзерләнә башлады. 21 майдан ул 4,1 мең метр биеклектә климатлаштыру уза. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.
Күтәрелүгә рөхсәт алынган инде. Ул 27 майдан 28 майга каршы төндә тау башына менәргә планлаштыра.
«Мин хәзер 4,1 мең метр биеклектә, минем артымда - Эльбрус. Төнлә без күтәрелә башлыйбыз. Әлмәткә сәлам әйтәм, ярдәмегез өчен рәхмәт. Уңышлар теләгез! Монда һава искиткеч - чиста, саф, баш әйләнә», — дип уртаклашты Артем.
Хезмәттән тыш, Артем җәмәгать тормышында да актив катнаша: ул «Батырлар» республика программасында катнашучылар рәтенә керә һәм бишенче чакырылыш Әлмәт шәһәр Советына депутатлыкка тәкъдим ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз