Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Махсус хәрби операциядә катнашучы Әлки хәрбие Жуков медале белән бүләкләнгән
Махсус операциядә катнашучы Әлки хәрбие Фәнис Хәбибуллин Жуков медале белән бүләкләнгән. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында Алсу Закирова яза.
Хәрби хәрәкәтләр алып барылган урында ул икенче елын хезмәт итә. Дәүләт бүләгенә исә куелган бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен лаек булган.
«Ул контузия алган, яраланган иде. Иң мөһиме, исән калган, кул-аягын өздермәгән. Без, аның якыннары, шуңа шатландык. Дәваланганнан соң, ул хәрби бурычын үтәвен дәвам итте. Бүген дә ул махсус хәрби операция алып барылган урында», – диде хәрбинең туганы Әсхәт Хәбибуллин.
Фәнис махсус хәрби операция зонасына үз теләге белән китә. Моңа кадәр ул Базарлы Матакта йөртүче булып эшли. Махсус хәрби операция алып барылган урыннарга гуманитар йөк илтүдә берничә тапкыр үзе катнаша. Димәк, барысын да үз күзләре белән күрә.
«Ниятләрен алдан белмәдем. Җыенып чыгып киткәндә генә безгә бу турыда әйтте. Махсус хәрби операция зонасында үзе булып, хәрбиләрне күргәч, бәлки, ярдәм итәргә, халык тынычлыгын саклауда үз өлешен кертергә карар иткәндер. Гаиләсен матди яктан тотрыклы итү, балалары хакында да уйлагандыр. Казаннан ипотекага фатир да сатып алган иде. Безгә исә аның исән-сау булып, әйләнеп кайтуын теләргә генә кала», – дип, сүзен йомгаклады хәрбинең әтисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз