news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус хәрби операциядә катнашучы Актаныш хәрбие «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде

Махсус хәрби операциядә катнашучы Актаныш хәрбие «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде
Фото: Актаныш районы матбугат үзәгеннән

Махсус хәрби операциядә катнашучы Актаныш егете Богдан Абышев «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Бу хакта «Актаныш-информ» сайтында Ләйсән Газизова хәбәр итә.

«Батырлык өчен» медале белән Россия Федерациясе гражданнары Ватанны һәм Россия Федерациясенең дәүләт мәнфәгатьләрен яклау, шулай ук халыкара тынычлыкны һәм иминлекне саклау яки торгызу буенча хәрби һәм башка операцияләрне башкарганда күрсәткән батырлыклары өчен бүләкләнә.

Богдан, нәкъ 1 ел элек махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан арада тормыш иптәше Мария белән никахлашкан иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot