Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус хәрби операциядә катнашучы 60 яшьлек Зәй хәрбие Жуков медале белән бүләкләнгән
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

60 яшьлек Зәй хәрбие махсус хәрби операция зонасында күрсәткән батырлыклары өчен «Жуков», «Махсус хәрби операциядә катнашучы», «Хәрби батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнгән. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Ул 58 яшендә контракт буенча хезмәтне сайлаган: улы һәм кияве артыннан махсус хәрби операция зонасына киткән. Ике елдан артык инде махсус хәрби операция зонасында Ватаныбыз сагында тора.
«Махсус хәрби операциянең беренче көнендә, 22 февральдә, олы улым фронтка китте. Мин сәламәтлегем торышы буенча бер ел буе хәрби хезмәткә китә алмадым. Хәрби комиссариатның ишек төбен таптап, аларны аптыратып бетердем. Син карт инде, диделәр. Нәтиҗәдә 2023 елның 4 маенда контракт төзедем. Башта Тоцк полигонында хәрби өйрәнүләр уздым, аннары махсус хәрби операция зонасына җибәрделәр. Казанга бару өчен район башлыгы Разиф Кәримов үз машинасын бирде, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов озатып калды», - ди хәрби.
Аның улы да, кияве дә алгы сызыкта дошманга каршы көрәшә. Алар барысы да «Казак» кушаматын йөртә. Киявен дә ул, улым, ди якын итеп яратып.
Казахстанда туган ир 1995 елда Зәйгә гаиләсе белән яшәргә кайта. Ит комбинатында, элеваторда эшли. «Без казаклар нәселеннән, «Казак» кушаматын да йөртәбез. Минем бабам да, әтием дә Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен көрәшкән. Ватанны һәркем сакларга тиеш. Безнең дә төп бурычыбыз – дошманны җиңү», - ди хәрби.
Ул - рота командиры. Анда уллары белән бергә түгел. Олы «Казак» берничә мәртәбә яраланган, савыгуга тагын кабат махсус хәрби операциягә китә.
Бу көннәрдә «Казак» туган якка ялга кайтты. «Мин анда улларым белән күрешә алмадым. Монда кайткач, берсе белән очраштык. Ул реабилитация уза», - ди.
«Казак» армия хезмәтен Кытай чигендә чик гаскәрләрендә үткән. Ул Зәйдә үткән чик сакчылары көненә кулына әләм күтәреп чыгып, хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз