news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус хәрби операциядә катнашу вакытын дәүләт хезмәте стажына кертергә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасы депутатлары махсус хәрби операциядә катнашу вакытын дәүләт һәм муниципаль хезмәт стажына кертергә тәкъдим иттеләр. Тиешле закон проекты РФ Хөкүмәтенә юлланачак, дип хәбәр итә «РИА Новости».

Инициатива буенча Украина, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территорияләрендә махсус хәрби операциядә катнашу вакыты дәүләт һәм муниципаль хезмәт стажына кертеп исәпләнәчәк.

Аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, мондый стаж тиешле еллар эшләгән өчен айлык өстәмә түләү билгеләгәндә, өстәмә түләүле отпускның дәвамлылыгын, бүләкләүләр күләмен билгеләгәндә һәм законнарда каралган башка гарантияләр биргәндә исәпкә алына.

Инициатива авторлары закон проекты махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк, аларның тыныч тормышка интеграциясен гадиләштерәчәк һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтнең җәлеп итүчәнлеген арттырачак, дип саный.

news_right_1
news_right_2
news_bot