news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус хәрби операциядә катнашу өчен Татарстанда яңа батальоннар оешты

Махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен Татарстанда исемле өч яңа батальон барлыкка килде. Бу хакта «Мобилизация в Татарстане» телеграм-каналында хәбәр итәләр.

Аларның икесе профильле – танк һәм артиллерия батальоннары. Беренче батальон Россия Герое Дамир Исламов исемен йөртә, икенчесенә Советлар Союзы Герое легендар Борис Кузнецов исеме бирелгән.

Өченче батальонның исеме әле игълан ителмәгән. Алар Казан танк училищесы базасында оештырылган һәм бары тик контрактчылардан гына тора.

Хәбәрдә күрсәтелгәнчә, хәрбиләр инде Оренбург өлкәсендәге полигоннарда әзерлек үтә башлаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot