news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус хәрби операциядә катнашкан Зәй егетенә ветеран таныклыгы тапшырдылар

Махсус хәрби операциядә катнашкан Зәй егетенә ветеран таныклыгы тапшырдылар
Фото: http://zainsk-inform.ru/

Зәйдә Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында Максим Тюкаевка хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын тапшыру тантанасы узды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Максим «Вагнер» хосусый хәрби компаниясе сафларында махсус хәрби операциядә катнашкан. 2022 елның декабрендә Луганск тирәсендә барган бәрелештә каты яралана. Ул — беренче төркем инвалид. Алынган яраларыннан һәм өшүдән ике аяксыз һәм кул бармакларсыз калган.

Макисм Тюкаевка хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, «Ватанны саклаучылар» фондның район социаль координаторы Сергей Хватков тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot