Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Махсус хәрби операциядә катнашкан Зәй егетенә инвалид коляскасы алырга ярдәм иткәннәр
Махсус хәрби операциядә катнашкан Зәй егете Максим Тюкаевка битараф булмаган кешеләр электр приводы белән инвалид коляскасы алырга ярдәм иттеләр. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбрә итә.
2022 елның декабрендә Луганск тирәсендә барган бәрелештә ул каты яралана. Егеткә исән калыр өчен бер тәүлектән артык чокырда яраларыннан сызлануын тешен кысып түзеп, үлгәнгә сабышып ятарга туры килә.
Максимга 36 яшь. Ул — беренче төркем инвалид. Алынган яраларыннан һәм өшүдән ике аяксыз һәм кул бармакларсыз калган. Уң кулын өлешләп җыйганнар. Калак сөягендә штифтлар бар. Шуңа күрә кулы белән артык селкенә дә алмый. Авырту-сызлануларын басар өчен көн дә дарулар эчәргә туры килә.
«Миңа, инвалид буларак, кул белән идарә итүче механик коляска бирделәр. Аның белән йөрү өчен тәгәрмәчләрне кул бармаклары белән әйләндерергә кирәк. Шуңа күрә электрон идарә белән коляска сатып алырга туры килде. Мондый коляскада кнопкага бастың һәм киттең. Мин элекке электрон колясканы подъездда калдыра идем, чөнки гаражга шуның ярдәмендә барам һәм кире киләм. Ләкин әлеге колясканы урладылар», — дип сөйли Максим.
«Миңа коляска алуда ярдәм иткән изге йөрәкле кешеләргә рәхмәт белдерәсем килә. Коляска 85 мең сум тора. 97250 сум акча җыелган. Киңәшләшеп, калган акчага миңа тактик костюм һәм тез саклагыч алырга булдык. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә аерым рәхмәт әйтәсем килә. Миңа район башлыгы Разиф Кәримов һәм район хакимияте дә ярдәм итеп килә», – диде ул.
Фатир алганда аңа районнан 200 мең сум акча бирелә, аннан җир кишәрлеге бүлеп бирел, коляскаларны саклау өчен гараж төзеп бирәләр. «Ватан сакчылары» фонды координаторы Сергей Хватков шулай ук аңа нык ярдәм итә. Тормышында район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев зур роль уйный. «Өмет» өлкәннәр клубына йөрүчеләр дә коляска алырга акча җыйган.
Ул Зәйдә туып үскән, гаиләдә бердәнбер бала. Әтисе яман шеш авыруыннан үлгәндә малай әле кечкенә була. Бүгенге көндә лаеклы ялдагы әнисе — аның төп кайгыртучысы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз