news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус хәрби операциядә катнашкан хоккейчы истәлегенә Арчада ярышлар оештырылды

Махсус хәрби операциядә катнашкан хоккейчы истәлегенә Арчада ярышлар оештырылды
Фото: https://arskmedia.ru/

Махсус хәрби операциядә һәлак булган Арча хоккейчысы Рафаэль Вәлиуллин истәлегенә ярышлар оештырылды. Анда 40 яшьтән өлкәнрәк хокейчылар катнашты. Бу хакта «Арск-информ» хәбәр итә.

Арчаның «Арена» боз сараенда узган ярышларда Арча, Утар Аты, Носы, Яна Кенәр командалары уйнады. 1 урынны Яңа Кенәр, 2 урынны Арча, 3 урынны Утар Аты, 4 урынны Носы командасы алды.

Ачылышта район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Гатиятов катнашты. Турнирны ябуда Рафаэльнең хатыны Әлфия ханым, ирен искә алып, хоккей ярышлары оештырганнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot