news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус хәрби операциядә катнашкан беренче музыкаль коллектив Әлмәттә чыгыш ясаячак

Бүген 18:00 сәгатьтә Әлмәтнең «Нефтьче» мәдәният сараенда махсус хәрби операция катнашучыларның музыкаль коллективы – «Добробат» төркеме чыгыш ясаячак. Әлеге уникаль проект «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалы ярдәмендә булдырылган һәм музыкаль новеллалар аша Ватанны саклау турында беренче авыздан реаль тарихлар сөйләячәк. Бу «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Проектның төп максаты – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм Бөек Ватан сугышы геройларына хөрмәт күрсәтү, җәмгыятьне патриотлык тирәсендә берләштерү һәм хезмәт итүчеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү.

Керү түләүсез.

news_right_1
news_right_2
news_bot