Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Махсус операциядә һәлак булган полиция хезмәткәрләренең гаиләләренә фатир бирәчәкләр
Бүген Дәүләт Думасы депутатлары беренче укылышта эчке эшләр органнары, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте, Суд приставлары федераль хезмәте, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Россия Таможня федераль хезмәте хезмәткәрләре контракт, мобилизация буенча яки ирекле берләшмәдә хәрби хезмәттә һәлак булган очракта гаилә әгъзаларына һәм ата-аналарына торак сатып алу яки төзү өчен бервакытлы социаль түләүләр турында закон проектын кабул иттеләр. Бу хактагы мәгълүмат Россия закон эшчәнлеген тәэмин итү системасында чыкты.
Шулай ук торакка түләү алуга өстенлекле хокук эчке эшләр органнары хезмәткәрләре арасында барлык хәрби хәрәкәтләр ветераннарына кагыла.
Документ рәсми басылып чыккан көннән үз көченә керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз