Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Махсус хәрби операциядә һәлак булучылар истәлегенә Актанышта Хәтер дивары ачтылар
Актанышта Хәтер дивары ачылды, ул махсус хәрби операциядә катнашучы батырларга багышланган. Хәтер диварыннан туган мәктәпләрен сәламләп 21 батыр елмая. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
Алар Актанышның икенче мәктәбен тәмамлаган, махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгәннәр. Хәтер диварын ачу тантанасына аларның кайберләре үзләре дә катнашты.

Ләйсән Газизова тәкъдим иткән фото
Гаиләләре, ул-кызлары, әти-әниләре әбиләре дә килгән иде. Кызганыч, аларның кайберләре махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булды. Әмма геройлар - үлемсез!
Мәктәп директоры Илназ Шәрипов махсус хәрби операциядә катнашучы һәрбер укучыбызны истә тотабыз, укытучыларга, балаларга аларның батырлыгын аңлатабыз, дип белдерде.
«Солдатларыбызның әти-әниләре, якыннары белән элемтәгә кердек. Бик күп материал тупладык. Барысын да бу стендка кертергә тырыштык, электрон вариантын да булдырдык, сез аны телефоннан куар-код аша кереп таныша аласыз», - диде ул.

Ләйсән Газизова тәкъдим иткән фото
Актаныш районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова районның өченче мәктәбендә менә шундый патриотик рухтагы тәрбияви чара - махсус хәрби операциядә катнашучы батырларыбызга багышланган хәтер диварлары ачылу тантаналары оештырылуын әйтте.
«Быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгына бөтен илебез ныклы әзерлек алып бара. Бөек Җиңү алып килгән ветераннар белән без махсус хәрби операциядә катнашучыларны, һәлак булган якташларны онытмаска, аларның батырлыкларын, истәлекләрен сакларга тиеш. Безнең тыныч тормышыбызны саклаган батырлар, аларның гаиләләренә янында бөтен район җитәкчелеге, халкы исеменнән рәхмәт әйтеп, баш иям. Һәрбер геройны тарих битләренә язарга бурычлыбыз. Мәктәп стеналарында гына түгел,исемнәрен Хәтер такталарына язып алар яшәгән йортларга беркетеп батырларны мәңгеләштерү, геройлыгын буыннан-буынга җиткерү безнең төп максат. Шушы дивар яныннан үткәндә, батырларыбызны искә алыйк, алар белән горурланыйк!» - диде ул.

Ләйсән Газизова тәкъдим иткән фото
Тантналы чара эчкерсез әңгәмә-сөйләшү рәвешен алды. Меңнәр авылыннан Артур Фәтхетдинов та Актанышның икенче мәктәбен тәмамлаган. Артур укучыларга, кунакларга махсус хәрби операциянең нинди шартларда үтүен, хәрбинең бер көне турында сөйләде.
Илһам улын яу кырына озаткан Шамил абый Латыйповның чыгышын һәркем зур игътибар белән тыңлады. Аның әйтелгән сүзләр беркемне дә битараф калдырмады. Шамил абый үзе дә улы хезмәт иткән Украина якларына 3 тапкыр барып кайта, шушы форсаттан файдаланып, солдатларга ярдәм иткән барлык райондашларга олы рәхмәтен әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз