Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның балаларын Чаллы дельфинариена чакырдылар
Чаллыда «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе бара. Аның кысаларында махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләрнең балаларына акчалата сертификатлар тапшыралар. Махсус хәрби операциядә һәлак булган Чаллы хәрбиләренең балаларын делфинарийга чакырдылар. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында хәбәр ителә.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев өч бала әнисе Ксения Осипова белән танышты. Ире хәрби операция зонасында һәлак булган. Бу хәбәрдән соң зур улы да махсус хәрби операциягә китәргә карар кылган. Дельфинарийга әни кеше мәктәптә укучы Михаил исемле улы белән килде.
«Балалар, әтиләрегез белән горурланыгыз! Әтиләрегезнең исемен намус белән йөртегез. Әтиләрегез сыман барысын да намус белән эшләгез! Без аларны беләбез, хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез!» – диде мэр.
Искәртик, 20 августта беренче сыйныфка баручы 100 баланың һзрберсенә мәктәп кирәк-яраклары алуга 10 мең сум акча тапшырдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз